29 нчы декабрь көнне мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәм бик күңелле булды.
Мин үз исемемнән бар халыкны Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Яңа ел шатлык куанычлар гына алып килсен иде.
Чыршы төсле, утлар балкый, яна.
Ай кояшны кочкан, күктән йолдыз ява.
Тотынышыйк, дуслар, кулны кулга,
Ак бәхетләр телик барсына.
Яңа елга язсын бергә аяк басарга.