Среда, 17.04.2024, 01:27

Динә Габит сайты



Мини-чат
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 44
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Главная » 2011 » Июль » 8 » 8 июля - Всероссийский день семьи, любви и верности !!!
10:47
8 июля - Всероссийский день семьи, любви и верности !!!
яГаиләм – табынлы түрем,
Гаиләм – назлы серем.
Гаиләм – бөтен бер дөнья,
Гаиләм – туган телем.
Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаилә - баланың төп тәрбиячесе. Гаиләнең төп бурычы – балалар тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә дә. Бала тирә-якны танып белергә иң башлап гаиләдә өйрәнә. Гаилә аша урамга, олы дөньяга чыга. "Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер” дигән мәкалебез дә шуннан килә. Һәркем баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле, ихтирамлы итеп тәрбияләргә тели. "Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә... яшь вакытлардан башлап, яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш ата вә ана өстендә иң олуг бурыч”,- дигән мәшһүр мәгърифәтче-педагог Р.Фәхретдинов. Гаилә. Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүз бу! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - Гадел, Акыллы, Ихтирамга Лаек Әти-әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Димәк гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы өчен әлеге төшенчеләрнең камил рәвештә булулары шарт. "Җылыклыкны үлчәр өчен үлчәү бар, Олылыкны үлчәр өчен үлчәү юк”,- дип язган иде Ф.Яруллин.   я
Просмотров: 727 | Добавил: Dinka | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: