Суббота, 27.04.2024, 07:11

Динә Габит сайты



Мини-чат
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 44
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Календарь
«  Сентябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930

Главная » 2010 » Сентябрь » 9 » Ураза гаете белән!
15:22
Ураза гаете белән!
я Хөрмәтле мөселманнар, Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Буген 9 сентябрь - шушы мөбәрәк ураза айны озату бәйрәме ,ягъни Ураза гаете. Бу көндә барча дөнья халкы мөселманнары гаеттә. Безнең авыл халкыда бүген иртә таңнан - АЛЛАХ йорты мәчеткә җыйналдылар. Вәгазләр,хөтбәләр, АЛЛАХка мактап тәсбих әйтүләр гаетнең күрке булып тора. Авыл бүген тулысынча иманлы,якты нур сибеп торучан һәм бик күңелле иде!!! Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендәге үлемсез сүзләр аның бөтен тирәнлеген ачып сала: "Һәр игелекле гамәл – сәдака ул". Исламның һәм башка төп дөньяви диннәрнең асылын тәшкил итүче бу какшамас хакыйкать бүген аеруча әһәмияткә ия. Чөнки нинди дингә табынуына һәм кайсы милләттән булуына карамастан, кешегә мәхәббәт, төрле халык вәкилләре мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү генә тынычлык һәм иминлек гарантияли ала. Татарстан милли үзенчәлекләребезне саклауга этәргеч бирүче, республиканың гомумроссия һәм бөтен дөньяга тагын да тыгыз интеграцияләнүенә китерүче уникаль дини традицияләргә ия.Татарстан мөселманнары киләчәктә дә толерантлыкның һәм тәкъвалыкның лаеклы үрнәге булыр, этноконфессиональ аралашуны һәм туган республикабызны үстерүгә зур өлеш кертер, дип ышанам.Хөрмәтле мөселманнар! Ураза бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен! Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм муллык телим!
Просмотров: 2497 | Добавил: Dinka | Теги: ураза гаете | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: