Пятница, 29.03.2024, 10:02

Динә Габит сайты



Мини-чат
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 44
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Главная » Архив материалов
я25 сентябрьдә Россиядә массакүләм йөгерү көне уңаеннан һәм сәламәт
тормыш рәвешен пропагандалау, физик әзерлекне үстерү, җиңел атлетиканы
популярлаштыру максатыннан, Субаш урта мәктәбендә "Милләтләр кроссы”
кысаларында ярыш үткәрелде. Анда теләге һәм мөмкинлеге булган 100 дән
артык укучы һәм 17 укытучы катнашты. Һәр сыйныф үзләренең җитәкчеләре
белән мәктәп тирәли йөгерделәр. Көн салкынча булуга карамастан, барлык
укучылар, укытучылар дәртләнә-дәртләнә чапты һәм финишка килеп җитте.
Алар өчен иң зур бүләк - шат күңел һәм күтәренке кәеф булды.
Просмотров: 799 | Добавил: Dinka | Дата: 25.09.2010 | Комментарии (0)

я Хөрмәтле мөселманнар, Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Буген 9 сентябрь - шушы мөбәрәк ураза айны озату бәйрәме ,ягъни Ураза гаете. Бу көндә барча дөнья халкы мөселманнары гаеттә. Безнең авыл халкыда бүген иртә таңнан - АЛЛАХ йорты мәчеткә җыйналдылар. Вәгазләр,хөтбәләр, АЛЛАХка мактап тәсбих әйтүләр гаетнең күрке булып тора. Авыл бүген тулысынча иманлы,якты нур сибеп торучан һәм бик күңелле иде!!! Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендәге үлемсез сүзләр аның бөтен тирәнлеген ачып сала: "Һәр игелекле гамәл – сәдака ул". Исламның ... Читать дальше »
Просмотров: 2489 | Добавил: Dinka | Дата: 09.09.2010 | Комментарии (0)

яКем генә көтми икән Белем бәйрәмен!  Укытучылар, укучылар, әти - әниләр, ветеран укытучылар һәм әлбәттә инде 1 нче сыйныфка укырга килүчеләр. Бу уку елында мәктәпне 15 укучы тәмамлап чыгачак, ә 1 нче сыйныфка 10 укучы килде.  Кулларына чәчәк бәйләме тотып килгән нәниләрне тәбрик итәргә кунаклар да килгән. Алар һәрберсе балаларны котлап изге теләкләрен җиткерделәр, авыл җитәкчесе Сәгъдиев Нурулла беренче сыйныф укучыларын истәлекле бүләкләр белән бүләкләде; җәйге ял вакытында ындыр табагында, комбайн ярдәмчеләре, терлекләргә яшел азык әзерләүдә ярдәм иткән  укучылар да бүләксез калмады. Ветеран укытучыларның да, әти - әниләрнең, әби - бабайларның да әйтер сүзләре күп булды бу көнне.
Просмотров: 2652 | Добавил: Dinka | Дата: 01.09.2010 | Комментарии (0)

яТатарстанда җәй Сабантуй бәйрәмнәре белән башланып китсә, Республика көне – Шәһәр көне бәйрәме белән тәмам була. Шулай итеп бәйрәм кәефе белән көзгә керәбез. Кырлардан ашлык җыеп алынды, тыныч күңел белән бәйрәм итәргә дә була. Республикабызның туган көне уңаеннан Татарстан һәм Казан халкына, Казанны кыйбласы итеп күргән барлык татарларга исәнлек-саулык, куанычлар телибез. Тыныч, имин дәүләтебездә исән-сау яшәргә язсын иде барыбызга да.
Просмотров: 996 | Добавил: Dinka | Дата: 30.08.2010 | Комментарии (0)

яҖәй көннәре бик эссе булганга җыеп алган уңышның да күләме аз булды. Шуңа да карамастан эссе көннәрдә бик рәхәт иде, тик хәзер илебезгә салкын фронт килеп керде. +40 С эсселеккә ияләнгәннән соң, +18 С - +20 С түзеп булмый,  бик салкын тоела. Мондый эссе көннәр тагын булсын иде, әмма яңгырлары белән бергә. Көз айлары эссе килә диләр, ничек булыр карарбыз))).я
Просмотров: 756 | Добавил: Dinka | Дата: 18.08.2010 | Комментарии (0)

ай11 август көнне барлык мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды. Котлыйбыз сезне. Сезгә һәм туганнарыгызга исәнлек-иминлек,  бәхет телибез. Тормышлары авыр булган кешеләргә ярдәм итегез.
11 августа начался священный для всех мусульман месяц Рамазан. В этот месяц нужно держать уразу (пост) от рассвета до заката солнца, особенно помогать тем людям - у кого тяжелая жизнь - бедным, пожилым, сиротам, больным людям. Кстати, в этот месяц татары  не играют свадеб. Свадьбы возобновляются после окончания уразы.
Просмотров: 2003 | Добавил: Dinka | Дата: 13.08.2010 | Комментарии (0)

я"Акчарлак" теплоходы онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Теплоходта җырлап-биеп талчыкканнан соң, туйганчы су коенып бөтен арыганнарны чыгардык. Җырчылар Илгәрәй, Рәфинә һәм Светлана безне җыр - моңга күмде. Монда һәрвакыт тәртип, әдәплелек хөкем сөрә!!!
Просмотров: 3014 | Добавил: Dinka | Дата: 07.08.2010 | Комментарии (0)

    яСабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу.... Сабантуй турында бөтендөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә.
    Дәртле һәм күңелле Сабантуй бәйрәме тормышыгызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын. Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иминлек телим. Котлы булсын Сабантуй!
сабантуй
Просмотров: 1837 | Добавил: Dinka | Дата: 13.06.2010 | Комментарии (0)

сборСубаш мәктәбе егетләре 31май - 1 июнь  көннәрендә хәрби җыенга - Ялтрага китәләр. Аларга мин уңышлар теләп калам. Үзегезне яхшы яктан гына күрсәтеп кайтыгыз.
Просмотров: 739 | Добавил: Dinka | Дата: 29.05.2010 | Комментарии (0)

поход