Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
FAQ
- Ник ышанмаска? Оҗмах ук булмаса да,
җитеш, халыкны канәгатьләндерерлек демократик җәмгыять төзергә тиеш бит инде
без. Социализм формациясеннән яңа җәмгыятькә күчү чоры гел көтелмәгән хәлләр
китереп чыгарып тора. Алдау-йолдау, талау юлы белән байлык туплау, коррупция,
эшсезлек, террорчылык, әхлакның җимерелүе шушы дәрәҗәгә җитәр дип беркемнең дә
башына килмәгәндер. Мин халкыбызда зирәклек, намус-вөҗдан, шәфкатьлелек,
булдыклылык һәм ихтыяр көче кебек күркәм сыйфатлар әле саклана дип уйлыйм.
Илебез гражданнары белән эчкерсез, дөреслекне яшермичә ачыктан-ачык диалог алып
бару, алар фикеренчә колак салу һәм халык мәнфәгатьләрен барысыннан да өстен
куюны бүген безнең төп иҗтимагый-сәяси, мәдәни бурычыбыз, дип саныйм. |
|