Кереш
Әлеге фәнни эшемнең төп
максаты: әби – бабаларыбызның рухи мирасын теркәү, җыю, саклау, киләчәк буынга
тапшыру.
Бурычы:
1. Шушы фәнни эш
барышында халык авыз иҗаты әсәрләрен барлау.
2. Җирлекнең иҗатына хас
җыентык чыгару.
Эшемнең актуальләге: бүгенге
авыр болгавыр заманда тәрбия чаралары иң актуаль проблема булып тора. Хәзерге
заман баласын әдәбиятка, сәнгатькә тарту – иң кыен мәсьәлә. Халык авыз иҗатын
туплау, саклау, әдәбиятка нык бирелгән ирудитларның эшчәнлеге генә булып кала.
Югыйсә, халык авыз иҗаты борын заманнан иң куәтле тәрбия чарасы булган бит.
Фольклор – халык авыз иҗаты. Фольклор – гомумән,
кайсы да булса халыкның гореф – гадәтләре, әкиятләре җыелмасы.
Фольклор, сүз сәнгатенең бер канаты буларак,
әдәби иҗат кануннарыннан аерылып торган үз закончалыклары, тирәлекне үзгә
танып-белү юллары белән дөньяга килә. Аның иң беренче үзенчәлеге итеп шәхсилек
(индивидуальлек) сыйфатын аерып куярга мөмкин. Бу сыйфат иҗатчының
«кабатланмас әсәр» иҗат итүе белән бәйләнештә карала, әсәрләрнең стилендә дә,
образлылыкта да чагылыш таба. Икенчедән, фольклор әсәрләре моңа кадәр булган
тәҗрибәне файдалану нәтиҗәсе буларак дөньяга килә. Аларда, яңаны тудыруга
караганда, моңа кадәр тупланганны яңарту, шуны персонажлар, геройлар тарафыннан
җиткерү сыйфатлары алга чыга. Өченчедән, фольклор әсәрләренең авторы билгеле
булмый, күбесенчә, беренче башлап, аерым талантлар тарафыннан телдән иҗат
ителә, бик күбесе язмача теркәлми кала, телдән-телгә күчеп бару юлында шактый
гына үзгәрешләргә дә дучар була. Бу, аеруча, җыр, бәет, мөнәҗәт, әкият, дастан
кебек жанрларга карый, алар гасырлар буена халык күңелендә сакланып, бүгенгегә
килеп җиткән. Бу исә фольклор әсәрләренең берничә вариантта яшәвенең бер
алшартына
әйләнә: мондый әсәрләргә
вариантлылык хас. Дүртенчедән, халык авыз
иҗаты синкретик иҗат төре
булып тора. Татар фольклорына бер үк әсәр
2
чикләрендә берничә жанрга
туры килгән сыйфатларны берләштерү хас. Бишенчедән, фольклор әсәрләренә поэтик
үзгәлек хас. Нигездә, аларның күбесе тыңлаучы өчен иҗат ителә, шуңа мөнәсәбәттә
биредә тыңлаучыга мөрәҗәгать алга чыга.
|