Вторник, 30.04.2024, 03:40

Динә Габит сайты



Категории раздела
Мини-чат
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 44
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

мөнәҗәт
[ Скачать с сервера (24.0 Kb) ] 27.05.2010, 13:55

Кереш

         Мөнәҗәт (гарәпчәдән) – ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгәт итү, ялварып ярлыкауны сорау дигәнне аңлата, дини – интим эчтәлекле әсәр. Шактый боронгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша.

         Халык иҗаты әсәрләренең төп сыйфаты – алар никадәр борынгырак булса, мәгънәләре шулкадәр серлерәк, тирәнрәк тоела. Мәсәлән, борынгы һәм бик боронгы мифологик хикәятләр, архаик дастаннар, мөнәҗәтләр дә шушы төркемгә керә.Мөнәҗәтләрнең эчтәлеге еш кына хәзерге укучыга аңлаешлы түгел, телендә күп кенә гарәп сүзләре бар. Ә әсәрләр үзләре иң нечкә яшерен хисләрне белдерә. Тормыш авырлыгы бу иҗатчы кешене шундый хәлгә төшергән ки, гади җир кешеләренә мөрәҗәгать итү файдасыз. Мондый очракларда кеше бары мәрхәмәт иясе, кодрәтле Аллаһы Тәгаләгә генә ялвара ала. Менә шушындый халәттә йөрәк түреннән өзелеп чыккан ялвару – мөнәҗәтләр – шушы жанр  әсәрләренең асылын тәшкил итә.

         Мөнәҗәтләрнең татар мохитендә таралуы X-XI гасырларга карый булса кирәк, нәкъ менә дә әул чорларда ислам дине Идел Болгарстанының бердәнбер               дәүләт диненә әверелә.Татар мөнәҗәтләрендә табигать көчләренә,ниндидер рухларга мөрәҗәгәтьләр сакланмаган диярлек. Безнең мөнәҗәтләрнең нигезендә-Аллаһыга ялвару, мөрәҗәгәт итү. Чөнки, мөселманнар ышануынча, кешенең бөтен көндәлек тормышы, аның гомере, һәр адымы, яшәеше Һәм язмышы Аллаһы тарафыннан хәл ителә һәм башкача берничек тә була алмый.                                                                                                           


Категория: Мои файлы | Добавил: Dinka
Просмотров: 2147 | Загрузок: 166 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: