Понедельник, 29.04.2024, 04:59

Динә Габит сайты



Мини-чат
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 44
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Календарь
«  Май 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Главная » 2010 » Май » 28 » Күңелле поход.
17:52
Күңелле поход.
поход

Без, 10 нчы сыйныф укучылары, 2010 нчы елның 21-22 май көннәрендә, ел буе арып – талып укыганнан соң, җәяүләп, туристик  походка чыгып киттек. Ике җитәкчебез белән 16 укучы идек. Ходай тәгалә көнне дә бик матур иткән.

     Походыбызның беренче этабы – Чепья авылының музеенда тукталу булды. Музейның экспонатлары бездә зур кызыксыну уятты. Качып кына булса да Ленин бюсты янында фотога төшеп алдык.

    Икенче этап - Арбор авылы. Рюкзакларны асып, хәйран гына юл үткәч, арыганлык сизелде һәм без тукталыш ясарга булдык. Бераз тамак ялгап алдык. Арбор авылына кергәч, яңа ачылган мемориаль һәйкәл, мәктәп белән таныштык.

    Өченче этап – Мари авыллары белән танышу. Безгә Кукрем авылы табигате күбрәк ошады һәм без шунда тукталдык. Әкренләп, палаткалар кордык. Һәрберебез үзенә тиешле эшен башкарды. Тәмле ашлар пешердек, төрле уеннар уйнадык, фотоларга төштек. Хәтта кичке якта шашлыклар да пешереп ашадык. Шулай итеп төн җитте, ләкин ул сизелми үтеп тә китте, иртәнге сәгать биштә генә йокыга талдык. Бигрәк тә истә калганы – Кукрем авылы янындагы күл булды. Мондагы гүзәллеккә, матурлыкка хәйран калдык. Шушы соклангыч күлдә хозурланып, кабартылган көймәдә дә йөздек.

    Әлбәттә, бу походны һәрберебез үзенчә исендә калдыргандыр. Походка безне алып барган җитәкчеләребез Илнур Ильгизовичка һәм Фәрит Масхутовичларга рәхмәтебез чиксез.

    Мондый поход күңелләребездә озак сакланыр.

 

Просмотров: 1564 | Добавил: Dinka | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: