Пятница, 03.05.2024, 11:07

Динә Габит сайты



Категории раздела
Мини-чат
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 44
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Бабам – горурлыгым!

Бабам – горурлыгым!

    Ямьле язлар белән бергә җир йөзенә Бөек Җиңү көне килә. Бу көнне, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, шатлыклы күз яшьләре белән каршы алалар. Аларның оныклары- без дә бу көнне нәкъ шулай каршы алабыз. Күңелләрне шатландырып, хатирәләрне яңартып быел Җиңү көненең 65 нче язын каршылыйбыз.

    Мин үзем дә, әти - әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы - хәсрәт китерә. Япь – яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр.           

    Безнең авылдан гына да Бөек Ватан сугышына 298 ир – егет киткән, шуларның 115е кире әйләнеп кайта алган. Алар арасында бүгенге көндә Субаш авылында гомер кичерүче Васил бабам да булган. Васил бабам сугышка туып – үскән җире Балтач районы Бакча авылыннан 1943 елда китә. Ул сугышка кергәч, Псков җирендә әтисе Габит белән очраша. Әлегәчә күңел түрендә саклап йөрткән иң кадерле ядкаре ул аның. Ата белән улы кыска гына вакытка очрашып күрешәләр, күзләреннән яшьләр тәгәри. Шуннан соң бүтән күрешү насыйп булмый аларга, озакламый бабамның әтисе сугышта һәлак була. 

    Ә бабама фронтның тузанлы юлларыннан күп йөрергә туры килә, взвод командиры элемтәчесе,  снайпер… Снайпер винтовкасы белән 12 дошманның башына җитә ул. Шулай Латвияны алганда немец снайперы белән дуэльдә җиңеп чыга. Кыяга посып урнашкан немец мәргәне безнең бик күп сугышчыларны һәлак итә. Фашистны саклап йөреп, дүрт көн йокламаган бабам. Үзе сөйләве буенча: «Дошман да йоклап йөри торганнардан түгел, бик тәҗрибәле, үткен иде»,- ди. Аның үзенә дә ике тапкыр төбәп аталар, ләкин тидерә алмыйлар. 1944 елда һөҗүм вакытында бабамның янында ук мина шартлый, калганын ул хәтерләми. Кан эчендә, бер кулы  өзелгән бабамны Себер егете Александр яу кырыннан алып чыккан.

    Сугыштан  кайткач,  бик күп еллар күмәк хүҗалыкта агротехник, бухгалтер, авыл  Советы рәисе, хисапчы булып эшли. Әбием Мәүлиха белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Бабам сугыштагы батырлыклары өчен «Сугышчан хезмәтләре өчен», 1 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бер вакытта да зарланырга яратмаган бабам, бүгенге көндә Субаш авылында бердәнбер ветеран булып яшәп ята. Сөйләгән сүз дә, куйган хезмәт тә, яшәгән гомер дә - бушка түгел ди бабам. Без, аның оныклары, аны һәрчак кунак итеп, хөрмәт итеп яшибез. Үзебезчә аңа кадер - хөрмәт күрсәтергә тырышабыз. Хәлен белеп, бакчадагы чүпләрен утап , өйләрен жыештырып, карлар көрәп, әниебез пешергән тәмле ризыклар белән сыйлап торабыз.

   Сугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш. Халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Җиңү көне – яшьле күзләр бәйрәме ул. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт горурлык, сугышчан дан һәм батырлык символы ул. Еллар, ил – көннәр имин һәм тыныч булсын! Җиңү көннәре безнең хәтердә шулай мәңге сакланыр.

Категория: Мои статьи | Добавил: Dinka (27.05.2010)
Просмотров: 3796 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: