Пятница, 03.05.2024, 12:42

Динә Габит сайты



Категории раздела
Мини-чат
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 44
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

генная инженерия

Геннар инженериясе.

 XX гасыр урталарында берничә бик зур ачыш ясала. Бу, әлбәттә  инде, геннар инженириясе була. Моның ярдәмендә геннарда язылган биологик информацияне укып була. Бу эшне инглиз галиме Ф.Сенгер һәм америка галиме У. Гилберт башлап җибәрә. Белгәнебезчә, геннарда информация бар һәм алар организмдагы РНК молекулаларын һәм аксымны, шулай ул ферментларны синтезлау өчен кирәк. Күзәнәкне төрле матдәләр синтезларга мәҗбүр итү өчен, башта анда тиешле ферментларны синтезларга кирәк. Ә моның өчен андагы геннар тәртибен үзгәртергә кирәк, яки аның урынына икенчеләрен кертергә. Геннарны тере күзәнәктә үзгәртү – мутация дип атала.

    Геннарны синтезлау процессы хәзерге вакытта бик киң таралган. Яхшы аппаратлар да җитәрлек, тагын ЭВМ.

Кешедәге геннар инженериясе.

    Геннар инженериясен кешедәге нәселдән килгән авыруларны бетерү өчен кирәк. Хәзерге вакытта кешенең геномын үзгәртү бик түбән стаадиядә генә һәм приматлар белән тәҗрибәләр үткәрәләр. Бик күп еллар буе геннар инженериясе бик зур каршылыкларга дучар була. Шулай да 2009 нчы елда үткәргән экспериментлар уңышлы була. Бер примат геннар инженериясе ярдәмендә бала табуга ирешә. Ул күкәй күзәнәкләреннән үстерелгән була.  

Йөккә уза алмаган хатын – кызларның да иң зур шанслары булып геннар инженириясе тора. Моның өчен авыртулары булмаган хатын – кызның күкәй күзәнәкләреннән файдаланалар. Бу очракта бала бер атадан һәм ике анадан барлыкка килгән булып санала. Геннар инженериясе ярдәмендә барлык кешеләрдән дә акыллы, әйбәт характерлы кеше ясап була, ягъни бундеркит.

    Геннар инженериясе белән классик селекциянең аерымлыкларын белү өчен түбәндәгеләрне белергә кирәк:

- бер нәселдән булмаган организмнарны катнаштыру тыела

- организмда рекомбинация прцессыннан тыш геннар инженериясен кулану тыела.

- нинди организм килеп чыгасын алдан уйларга ярамый.

Табигатьтә якын кардәшләр генә бер – берсе белән кушыла ала икәнен сез инде белэсез.

    Геннар инженериясен түбәндәге пунктлар буенча бүләргә булла:

- индивидуаль ген төрләрен кушылдыру

- рекомбинация процессын куллану

- алдан нәрсә килеп чыгасын әйтергә була.

    А.А. Баев безнең илдә геннар инжнериясенең барлыгына ышанучы бердәнбер кеше. Геннар инженериясе үз алдында бик күп мөмкинлекләр ача. Иң беренче чиратта  бактериаль синтезлау юлы белән дару препаратлары табу. М: инсулин, интерферон.

Иң зур уңышларның берсе булып диагностик препаратлар ясау тора.

    Геннар инженериясе үсемлек культураларын үстерү буенча да яңа мөмкинлекләр  ача.

Социаль – этик проблемалар.

    Беренче экспериментлар уңышлы узса да, кайберәүләр арасында курку барлыкка килә. Геннар инженериясе табигатькә һэм кешеләргә зыян китермәсме дип уйлый башлыйлар. Бик зур тикшеренүләрдән соң гына рекомбинат молекулаларның табигеть шартларында яши алмаулары ачыклана. 4 гасыр буе инде геннар инженериясенең галимнәргә дә, табигатькә дә, кешеләргә дә куркыныч тудырганы юк.

    Япониядә геннар инженериясен помидор һәм дөгедә генә үткәрергә ярый, ә Канадада бары тик кайбер төр үсемлекләрдә генә.

    Геннар инженериясе медецина, генетика, аыл хуҗалыгы, микробиологик промышленность  һ.б. проблемаларын чишү өстендә бик зур мөмкинлекләр ача һәм аның  ачу юллары бар.

    Академик Н.П. Дубинин шушы юлларны әйтеп калдырган: «Кешенең булган нәселдәнлеген сакларга һәм аны хәзерге вакытта яхшырагына алыштырырга кирәк түгел». Аныңча бүгенге кешенең нәселдәнлеге яхшыртуга мохтаҗ түгел. Ә А. Нецфах кешенең нәселдәнлнгенә белемсез килеш тыкшынырга кушмый.

    Геннар терапиясе организмга чит материаллар кертү белән бәйле. Ә бу үз чиратында кешенең генотибына катнашу дигән сүз. Шуңа нигезләнеп кайбер галимнәр геннар инженериясенә каршы чыгыш ясыйлар. Барлыкка килгән сорауларга күп галимнәр бер төрле генә җавап бирергә батырчылык итмиләр. Шул ук вакытта кеше организмына чит материал кертү искергән булып санала. Кайбер фактлар шуны раслый. М: операция вакытында органнарны күчереп утырту бик күп кешеләрнең гомерләрен саклап калды. Мондый операцияләр бүгенге көндә нормаль күренеш.

    Геннар инженериясендә күз алдында һәрвакыт тотарга тиешле әйберләрнең берсе организмга теләсә нинди дару кертү  чит матдә булып санала һәм тискәре күренешләргә китерергә мөмкин.

    Геномның молекуляр төзелешен өйрәнү кеше организмының индивидуаль үсешен ачыклый. Бу шул ук вакытта практик бурычларны хәл итү өчен үткәрелә. Нәселдәнлек авыруларын ачарга ярдәм итә. Россиягә килгәндә алга киткән илләргә караганда генетика үсеше буенча артта бара.

    Киләчәктә нәселдәнлек авыруларын дәвалаганда зур перспектива көтелә һәм анда бик зур бурычлар куела. Табигатьтән килгән кимчелекләрне төзәтү кешелекнең бу чирдән котылуына булышу булып тора. Моның белән беррәттән кеше тормышындагы социаль шартларын да яхшыртырга кирәк булачак.

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Dinka (27.05.2010)
Просмотров: 1504 | Теги: Геннар инженериясе. | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: