Четверг, 21.11.2024, 23:07

Динә Габит сайты



Категории раздела
Мини-чат
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 44
Статистика

Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Мәкалә

      Авыл китапханәсенә татар телендә нинди генә китап кайтса да, укымыйча калдырмыйм. Һәр яңалык белән кызыксынып барырга тырышам. Мәктәбебезгә район кино оешмасыннан Айдар Хәлимнең « Өч аяклы ат» исемле повесте буенча төшерелгән кинофильм килә дигәч, түземсезлек белән көтеп алдым. Китап ошаса, аны башкаларга да тәкъдим итеп, тәэсирләрем белән бүлешгә торган гадәтем бар. Кинофильм караганнан соң туган фикерләремне сез дә тыңлап карагыз әле.

    Иң беренче, повестьнең исемен ишетүгә үк, өч аяклы да ат була  микәнни дип уйладым. Була икән шул, әле нинди генә ат!

    Кино бер тында каралды. Карап бетергәч тә, тамак төбенә утырган төенне тиз генә чишеп җибәреп булмады. Экранга кереп китеп, Кәбиргә ярдәм итү теләге уянды.

    Кинофильмда илебезнең, милләтебезнең үткәне тасвирлана. Бу Ватан сугышыннан соңгы еллар. Авылда карт – корылар, хәерчелек, әтисез ятим калган балалар, нахакка рәнҗетелгән ана образы.

    Менә экранда Кәбирнең Бамбук исемле атны алып кайтканда, үткәннәрне исенә төшерә - төшерә кайтуын күрәм. Вакыйгалар күз алдымда тора… Әнисе белән Кәбир җизнәләренә кунакка баралар, шунда аларның атын бүре бугазлый. Бамбукның аягы яралана, алар атны калдырып, җәяүләп Кәрешкә кайтып китәләр. Шуннан башлана да инде хәлләр. Нахак бәла ягып Кәбирнең әнисен рәнҗетүләр, сорау алулар, Галләметдиннең бәйләнүе һәм соңыннан ат өчен төрмәгә алып китүләр. Бригадир Галләметдин әнисенең беләзек – алкаларын да урлап чыга, хәтта әтисеннән килгән похоронка кәгазен ертып ташларга да чирканмый. Сабый чактан ук ат белән җенләнгән Кәбиргә юлында начар кешеләр дә очрамый. Ул төрле маҗараларга тап була. Степан  дәдәй белән кызы  Настяны гына  алыйк. Настя аны ошата, аңа беренче хисләрен белдерә. Ләкин Кәбирнең уенда ат кайгысы. Аның Бамбукны исән – сау алып кайтасы бар. Кайтканда әле  ул Убыр чокырына бата. Аны конюх Кави абзый коткара. Атның исемен сорагач, Кави абзый аны сугышта күрүен, үзен үлемнән алып калуын сөйли. Бамбукны калдыруын үтенә, машина белән илтеп куярбыз ди, ләкин аны Кәбир үз аягында алып кайтырга тели. Әнисен мәсхәрәләгәннәрен күреп, Кәбир атны үзем алып кайтам ди. Әнисе атны да, үзеңне дә  үтерерсең дип, риза булмый. Кайтканда аңа чегән таборы очрый, атын алалар. Ләкин хәлне сөйләп биргәч, чегән бароны атны Кәбиргә кире бирә.

   Менә ниһаять, Кәбир  атны колхоз фермасына кайтара. Аны Сәми карт каршы ала.   Ул өенә кайта. Буш өйдә  сәгать тавышын гына ишетелә. Ул ялгыз түгел бит!...      Шулвакыт иптәш малае Бамбукны суялар дип килеп кычкыра. Кәбирнең шушы мизгелдә өзгәләнүен, ачыргаланып кычкыруын аңлатып та бетереп булмый. Эчендә колыны бар дип өзгәләнүе дә, Сәми бабайның суйдырма дип ялынуына да карамыйлар. Галләметдин атны суйдыра. Ә Кәбир белән иптәшен сарайга бикләп куялар. Малайлар, безнең заман да килер әле дип  өметләнәләр. Галләметдин үз дигәненә ирешә, ләкин үзе дә мәсхәрәгә кала. Аңа Сабирҗан абзый бар кеше алдында тизәк ашата. Сабирҗан абзый Кәбиргә әнисенең кайтуын хәбәр итә.

   Менә Кәбир газиз әнисен каршылый. Шул минутта аның күз алдыннан Бамбук, Нәстүк, атны горур кыяфәттә авылга алып кайтуы килеп баса. Ә инде тау астыннан әнисе кайтып килгәнен күргәч, аның күзләре зурая, очкыннар кабына, шатлыгыннан йөзендә елмаю күренә. Ул барыбер Бамбукны, газиз әнисе хакына, авылга алып кайтты бит!  Әйе, ул үсеп җитәр, ләкин бу мәшхәрләр аның күз алдыннан мәңге китмәс. Мин Кәбир кебек геройлар булуына ышанам. Моны мин дә шулай эшләр идем.  Ул вакытта илебез көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Кәбиргә дә бәхет төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән кергән, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аңа бетмәс – төкәнмәс көч, әнисенә карата мәхәббәт биргәндер. Ләкин мин Галләметдин кебек власть дип җикеренгән, ятимнәрнең бәхетсез язмышлары бәрабәренә яулап алган байлык, муллыкка кызыгучыларны бөтенләй күралмыйм. Кәбирнең әнисе – Сания Садриеваның нәселенә үк кереп китеп яла ягучыларны да хупламыйм. Минем нәселемне хурласалар, мин дә түзеп тормас идем.

   Гомумән, Кәбирнең әнисе батыр, уңган, чиста, пөхтә, сабыр булып кала белгән. Кәбир – Сания. Әни – ул. Сания Садриева ролен артистка Зөлфия Вәлиева шулкадәр  дөрес, чын итеп башкара. Ә бит атны да кинога төшерү җиңел булмагандыр.  Бу кинофильмны карагач, ат дуслыгы бөтен явыз көчләрдән дә өстен икәнен аңладым.

    Анага булган мәхәббәт безнең әдәбият дәреслекләрендә күп очрый. Мәсәлән, Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять», Т. Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», М. Җәлилнең «Ана бәйрәме», Р. Җиһаншинаның «Улларым», Ш.Хөсәеновның «Әни килде»  драмалары һәм башкалар.

      Ана… Бу сүз мине шундый  дулкынландыра. Әнием – минем иң якын, иң яраткан кешем, сердәшчем, эштә үрнәгем. Аннан башка минем дөньям буш. Һәм минем әнием – иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әни. Әниләрне күп вакыт ак төс белән бергә йөртәләр. Минемчә, һәрбер әни булган кеше үзенә аерым атап язылган шигырьгә лаек. «Әни»  сүзе – үзе бик матур шигырь бит ул. Ә әниемнең тавышын кош сайравына охшатсам, арттырырмын, җил сыйпавы, дисәм, әйтеп бетермәм шикелле, чишмә тавышы, дигәнем турырак килердер. Әнә шул чишмә тавышлы әнием җырлап җибәрсәме, диванда яткан әтием газета – журналларын бер читкә алып куя, мин бүлмәләр арасындагы ишек яңагына сөяләм, сеңлем, дәресләрен ташлап абына – сөртенә, безнең яныбызга йөгерә. Һәр бала да газиз әнисен Кәбир кебек , мин әниемне яраткан кебек яратсын иде. Безгә Кәбир кебек ятимлекне күрергә язмасын иде. Җир йөзендә Сания Садриева кебек намуслы аналар, Кәбир кебек әнисе өчен үлеп торучы балалар күбрәк булса иде. Бу кинофильмны кабат – кабат күрсәтсәләр дә артыгы булмас шикелле!

 

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Dinka (27.05.2010)
Просмотров: 2363 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Sergfrupt  
0
<a href=http://zmkshop.ru/uslugi/izgotovlenie-i-montazh-metallicheskikh-ferm/>аренда алюминиевых ферм</a>

Имя *:
Email *:
Код *: