Пятница, 03.05.2024, 17:40

Динә Габит сайты



Категории раздела
Мини-чат
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 44
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Минем һөнәрем.

Минем һөнәрем.

 

Кая илтер – кая алып барыр

Бу катлаулы тормыш юллары

Матур бер җыр булып калсын иде

        Күңлләрдә мәктәп еллары, дип җырлый Зөлфия Минһаҗева.

 

    Әйе, мәктәпне тәмамларга бик аз вакыт калып бара. Җалы өең, кайнар ризыгың, әти-   әниең, туган авыыңнан аерылып мөстәкыйль яшәргә өйрәнгәндә сынаулар күп булачак. Үземә һөнәр сайларга да вакыт килеп җитәр. Шулай булса да һөнәр әле ул кием түгел. Ошамаса аны еш алыштырып булмый. Шулай икән, син анны сайлауга да җитди килергә тиеш. Үзеңә туры килгән эшне очратмасаң, укырга керүне бераз кичектереп торырга да мөмкин. Тик бер дә кичектереп торасы килми шул.

    Минем табибә буласым килә. Табиблар шикелле актан киенеп йөрергә телим. Чөнки ак төс бр вакытта да уңмый, искерми. Ак төс – сафлык, изгелек билгесе. Минем авыруларны терелтәсем килә. Табибә кеше уколны да дөрес ясый белергә тиеш.

Табиблар көнне төнгә ялгап эшләргә тиешләр. Авырулар янында дежур торырга, дәваларга, ашатырга кирәк.

    Табиб булырга теләгән кеше нинди булырга тиеш? Мин шул хакта да уйландым. Әлбәттә, ул беренче кешелекле булырга тиеш. Чөнки табибның вазифасы – авыруларның газапларын җиңеләйтү һәм гомерләрен саклап калу. Табибка батыр да булырга кирәк, чөнки аңа эпедемия котырган урынга иң беренче булып барып керергә туры килә.

    Табибка күзәтүчән һәм сабыр булырга кирәк. Ул авыру серен саклый белергә тиеш.

    Еш кына табибларны юристлар белән чагыштыралар, алар икесе дә җәмгыятьне савыктыру өчен, куп көч куя, диләр. Рухи сәламәт илдә генә физик һәм акыл ягыннан камил яшь гражданнар тәрбияләнә шул.

    Һөнәр ул күңел кебек, җан кебек. Мин үземнең классташларыма да ныклык, сабырлык, татулык телим. Ак юл сезгә, юлыгызда яхшы кешеләр очрап, туры юл күрсәтсеннәр һәм үзегезнең күңелегезгә охшаган һөнәр сайласагыз иде.

Категория: Мои статьи | Добавил: Dinka (27.05.2010)
Просмотров: 18455 | Рейтинг: 4.2/33
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: