Пятница, 03.05.2024, 08:38

Динә Габит сайты



Категории раздела
Мини-чат
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 44
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Әниемне күзәттем.

Әниемне күзәттем.

    Әниләр – тормышыбызга ямь бирүче, иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез. Минем әнием – Сания исемле. Субаш урта мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Аның бу эше гаять катлаулы, зур сабырлык сорый. Мин әниемне бик хөрмәт итәм, аның һәр хәрәкәтен күзәтәм.

    Менә син тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәл янына дәшәсең. Үзең күп вакыт утырмыйсың да. Күзеңдә-сөенеч чаткылары. Ошатып тәмләп ашавыбызны күреп, балаларча беркатлылык белән шатланасың. Гел эшләп торырга гына күнеккән кулларны, кая куярга белмичә, әле алъяпкыч итәгенә, әле бер-берсенә яшерәсең.

   Кышкы чишмәләрнең салкын суында керләр чайкаган куллар ул. Идән юган, сәдәп таккан, шәл, оек бәйләгән кул­лар. Менә син, вак-вак атлап, түр якка узасың. Мин үзеңнән яшереп кeнә, hәp хәрәкәтеңне, hәр адымыңны күзәтәм. Ачык ишек аркылы тәрәз төбендәге гөлләр янына килгәнеңне күрәм. Кибә башлаган яфракларны кайчы белән сак кына кисеп аласың.Төпләрен тотып-тотып карыйсың да, баш чайкап куйгандай итәсең. Тамырлары кысылгандыр, дип, борчыласыңдыр инде?! 

    И әни... Ничек өзелеп яратуыбызны сүзләр белән әйтә дә алмыйбыз. Тәнең, җаның өшегәндә, hарвакыт яныңда да булмыйбыз. Әмма куңелдән нурлы йөзеңнең сурәте җуелмый.

    Арыган кулларыңа хәл кертәсе, агара башлаган чәчләреңнән сыйпыйсы, үбәсе иде. Син тәрбияләгән тыйнаклык кына әнә шул теләкләрне тыеп тора, әмма, ничек булса да, йөрәктән ташыган сөю хисен сиздерәсе килә.

    Әнием ...  Чәчләрең үләндәй  йомшак, тавышың җилдәй  назлы, күзләрең йолдызлардай серле… Бик – бик, кысып – кысып яратам мин сине, Әни-и-ем! 

Категория: Мои статьи | Добавил: Dinka (27.05.2010)
Просмотров: 1002 | Рейтинг: 3.8/4
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: