Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » 2010 » Сентябрь » 01
Кем генә көтми икән Белем бәйрәмен! Укытучылар, укучылар, әти -
әниләр, ветеран укытучылар һәм әлбәттә инде 1 нче сыйныфка укырга
килүчеләр. Бу уку елында мәктәпне 15 укучы тәмамлап чыгачак, ә 1 нче
сыйныфка 10 укучы килде. Кулларына чәчәк бәйләме тотып килгән нәниләрне
тәбрик итәргә кунаклар да килгән. Алар һәрберсе балаларны котлап изге теләкләрен җиткерделәр,
авыл җитәкчесе Сәгъдиев Нурулла беренче сыйныф укучыларын истәлекле
бүләкләр белән бүләкләде; җәйге ял вакытында ындыр табагында, комбайн
ярдәмчеләре, терлекләргә яшел азык әзерләүдә ярдәм иткән укучылар да
бүләксез калмады. Ветеран укытучыларның да, әти - әниләрнең, әби -
бабайларның да әйтер сүзләре күп булды бу көнне.
Просмотров:
2720
|
Добавил:
Dinka
|
Дата:
01.09.2010
|
| |
|