Пятница, 17.05.2024, 06:17

Динә Габит сайты



Мини-чат
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 44
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Главная » Архив материалов
яБүген, ягъни 27 нче май БДИ тапшыру башланып китте. Иң беренче имтихан биология, информатика, литературадан иде. Мин Биологиядән имтихан биреп кайттым. Кызганычка каршы биремнәр бик авыр, катлаулы иделәр. ФИПИныкы кебек җайлы түгел иде шул. Белмәгән сораулар да бик күп. Алда нәрсә буласын бер АЛЛА белә. Бары тик ышанырга һәм түземлек җыеп көтәргә генә кала!
Просмотров: 753 | Добавил: Dinka | Дата: 27.05.2011 | Комментарии (0)

яCоңгы кыңгырау – чыгарылыш класс укучылары өчен зур вакыйга. Мин дә быел 11 нчене тәмамлыйм. 25 нче май безнең хәтерләрдә мәңгегә сакланачак. Мәктәп биналары бәйрәмчә бизәлгән, әти-әниләр балаларының, укытучыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга мәктәпкә ашыгалар, бу тантанага аеруча ямь өстәгән чәчәк бәйләмнәре, үз ияләрен көтеп, тирә-якка хуш ис тараталар...
Безне алда зур сынаулар, имтиханнар көтә.

Просмотров: 787 | Добавил: Dinka | Дата: 27.05.2011 | Комментарии (0)

я20 нче май көнне Субаш мәдәният йортында ата-аналар җыелышы булып узды. Монда мәктәп патшасы - Раилә Масхудовна ел буе югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучы һәм укучыларны да котлап узды һәм истәлек бүләге белән рәхмәт хатлары тапшырды. Җыелышка концерт номерлары да керттелгән иде, шуңадырмы, бик күңелле булды.
Просмотров: 2254 | Добавил: Dinka | Дата: 21.05.2011 | Комментарии (0)

яСубаш мәдәният йортында Г.Тукайны искә алу тантанасы үткәрелде. Бу рәсемдә  тантанага килгән кунакларны күрәсез. Минем өчен бигрәк тә Ләйлә ханымның кайтуы шатлыклы булды. Чара зур хәзерлек белән узды. Фойеда Субаш мәктәбенең кул эшләре күргәзмәсе, укучыларның фәнни эшләре, Алтын каләм җиңүчеләренең папкалары куелган иде.
Просмотров: 675 | Добавил: Dinka | Дата: 25.04.2011 | Комментарии (0)

ЯМин 8 нче апрель конне Нижнекамск шәһәрендә конференциядә булдым. Конференция 29 нчы мәктәптә үтте.6 секция эшләде. Мин БИОЛОГИЯ секциясендә уңышлы гына чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗәле дипломга лаек булдым. Эшем русча булу сәбәпле миңа авыргарак туры килде, чөнки чын татар мәктәбендә укыйм һәм сорауларга җавап биргәндә кыенлыклар туа. Тик шулай да югалып калмадым, профессор, доцентлар биргән сорауларга тулысынча җавап бирә алдым.
Просмотров: 695 | Добавил: Dinka | Дата: 11.04.2011 | Комментарии (0)

яБүген, ягъни 6 нчы апрель көнне Саба районының гимназиясендә  Әбрар Каримуллин исемендәге 1 нче фәнни-гамәли конференция булып узды. Мин бу конференциядә бик теләп катнаштым, конференция бик кызыклы үтте һәм уңышлы гына чыгыш ясап сертификат белән дипломга ия булдым.

8 нче апрель көнне Түбән Кама шәһәренә янәдән конференциягә барачакмын. Бүген, кайткач, тагын бер шатлыклы хәбәр алдым.  Санкт-Петербург шәһәренә "ЮНОСТЬ, НАУКА, КУЛЬТУРА" дип исемләнгән конференциягә чакыру килеп төшкән. Анда бара алырмынмы юкмы, алда әле мине тормышымда зур адым, ИМТИХАННАР көтә!
Просмотров: 1024 | Добавил: Dinka | Дата: 06.04.2011 | Комментарии (0)

яБыел да, һәр елдагыча, Субаш урта мәктәбе аҗаган уеннарын бик зурлап үткәрде. Яшелләр һәм Кызыллар командалары ярышларда тулы состав белән катнашып бардылар. Ахыргы нәтиҗәләр тигез булды. Аҗаган-2011 уеннарын үткәргән Фәрит Масхудовичка һәм Илнур Илгизовичка зур бәхмәтемне белдерәм. 
Просмотров: 777 | Добавил: Dinka | Дата: 18.03.2011 | Комментарии (0)

я5 нче март көннеТегермән тавында Субаш утра мәктәбе укучылары катнашында чана бәйрәме булып узды. Бәйрәм бик матур үтте. Көн карлы, җилле булса да бар кеше уеннарда теләп катнаштылар. Туңган кешеләр коймак, чәй белән сыйландылар. Бәйрәмне үткәрү өчен акча биргән спонсорларга бик зур рәхмәт.
Просмотров: 992 | Добавил: Dinka | Дата: 18.03.2011 | Комментарии (0)

яz




















26 нчы февраль көнне Субаш урта мәктәбендә "Буыннар очрашуы - 2011" үтте. Мәктәпне тәмамлаучылар үзләренең сыйныфташлары белән очрашу өчен бик ераклардан кайтканнар. Башта аларны коймак белән сыйладык, аннары аларны музей һәм мәктәбебез белән таныштырып чыктык. Клубыбызда бик матур концерт оештырылган иде. Мәктәбебез кунаклары үзләренең яшьлекләрен искә төшереп, дулкынланып карап утырдылар. Ахырдан алар мәктәбебезгә бик матур теләкләрен әйтеп калдырдылар. Яңадан - яңа шушындый матур кичәләр оештырырбыз дип ышанып калам.
Просмотров: 1123 | Добавил: Dinka | Дата: 27.02.2011 | Комментарии (0)

я19 нчы февраль КФУның татар теле һәм тарихы факультетында Рифә Рахман җитәкчелегендә иҗади бәйге үткәрелде. Мин бу бәйгедә "Татар булу җиңелме?"  дигән темага яздым һәм 1 нче дәрәҗәле Дипломга лаек булдым. Миңа бу бәйгедә, гомумән әйткәндә, катнашу бик ошады һәм мондый бәйгеләрнең күбрәк үткәрелүен теләр идем. Бәйгене үткәрүче Рифә апа Рахманга һәм башка укытучыларга, доцентларга, профессорларга зур рәхмәтемне белдерәм. 
Просмотров: 831 | Добавил: Dinka | Дата: 23.02.2011 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 9 »