Среда, 08.05.2024, 06:48

Динә Габит сайты



Мини-чат
Сораштыру
Минем сайтка карашыгыз?
Всего ответов: 44
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Главная » Архив материалов
Просмотров: 798 | Добавил: Dinka | Дата: 15.02.2011 | Комментарии (0)

яКышкы матурлыкка сокланып кемнәрдер туя алмыйлар. ә кемнәрдер салкыннар җитте дип кышкы киемнәрен барлыйлар.Кышкы иртәдән матур вакыт бар микән, әле тапталмаган карлы сукмак, күбәләк - күбәләк кар ява. Табигать нәрсәгәдер әзерләнгән сыман... Менә тиз - тиз генә ялгыз мәче әлеге сукмакны таптап үзенә нәрсәдә булса кабарга, аны җылытучы учакны эзли. Авыл уянды. Йокыга талган тәрәзәләр дә уяндылар. Бар кеше каядыр ашыга, нәрсәдер юллый. Укучылар мәктәпкә, әти - әниләр әшкә соңга калмыйбыз ди кабаланалар.Табигать ачуланган сыман үзенең салкыннарын кешегә каршы чыгара... Бар да үз эштә.
Просмотров: 2245 | Добавил: Dinka | Дата: 21.01.2011 | Комментарии (0)

я29 нчы декабрь көнне мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәм бик күңелле булды.

Мин үз исемемнән бар халыкны Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Яңа ел шатлык куанычлар гына алып килсен иде.

Чыршы төсле, утлар балкый, яна.
Ай кояшны кочкан, күктән йолдыз ява.
Тотынышыйк, дуслар, кулны кулга,
Ак бәхетләр телик барсына.
Яңа елга язсын бергә аяк басарга.
Просмотров: 1497 | Добавил: Dinka | Дата: 31.12.2010 | Комментарии (0)

яШимбә, ягъни 19 нчы декабрь көнне Субаш мәдәният йортында иҗади концерт булып узды. Концертны Субаш утра гомуми белем мәктәбе укытучылары һәм укучылары куйды. Ул бик кызыклы, матур үтте. Концерт үз эченә бик күп номерлар алган иде: биюләр, театрлардан өзек, җырлар, шигырьләр һ.б. Беткәч күтәренке кәефләр белән өйләргә таралыштык. Шулай да, бу концерт безгә атна буена сөйләргә җитте.
Просмотров: 639 | Добавил: Dinka | Дата: 24.12.2010 | Комментарии (2)

яСубаш урта мәктәбендә укучылар бик тырышып кар сыннары ясарга кереште. "Кышкы шәһәрчек" бик матур булырга охшаган?!
Просмотров: 810 | Добавил: Dinka | Дата: 14.12.2010 | Комментарии (0)

яКадерле Әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Рәхмәт яусын безнең әниләргә,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әниләргә якт ... Читать дальше »

Просмотров: 1426 | Добавил: Dinka | Дата: 28.11.2010 | Комментарии (0)

яӘссәләмү галәйкум вә рахматуллаһи вә бәрәкәтуһ!
16 ноябрьдә мөселманнарның иң зур бәйрәме – Корбан гаетен билгеләп үттек. Мөэмин кардәшләребез Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалды, бәйрәм уңаеннан сый-нигъмәт тулы табыннар әзерләнде, корбан ите мохтаҗларга һәм ярлыларга таратылды. Корбан чалу – Аллаһка якынаю дигәнне аңлата, шуңа да һәрбер мөселман бу изге гамәлне дөрес итеп, барлык нечкәлекләрен исәпкә алып башкарырга тырыша.
Просмотров: 1009 | Добавил: Dinka | Дата: 19.11.2010 | Комментарии (0)

я2 нче ноябрь көнне Субаш урта мәктәбендә Көзге уңыш бәйрәме үткәрелде. Фойеда һәр сыйныф көзге уңыштан үзләренә кушылган тема буенча табын әзерләгән иде. Аңа барлык әти-әниләр катнашында бәя бирелде. Мәктәп клубында бәйрәм концерты, һәр класстан бер әти һәм бер бала ярышты, җиңүчеләр билгеләнде. Соңыннан әти-әниләр ашханәгә бәйрәм табынына чакырылды. 
Просмотров: 3357 | Добавил: Dinka | Дата: 03.11.2010 | Комментарии (1)

яХөрмәтле өлкәннәребез, пенсионерларыбыз!

Сезне халыкара өлкәннәр көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Сез илебез өчен, иң авыр һәм катлаулы чорда көчегезне, сәламәтлегегезне кызганмыйча, вакыт белән исәпләшмичә эшләгәнсез. Ватаныбызның күәтен артыру өчен, үзегезне аямыча, киләчәк буыннарның бәхетле тормышта яшәве турында кайг ... Читать дальше »
Просмотров: 2174 | Добавил: Dinka | Дата: 11.10.2010 | Комментарии (0)

яКөзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Ул бик күп илләрдә зурлап билгеләп үтелә. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Аннан башка гына икътисадчы да, юрист та, сәясәтче дә, космонавт та була алмый. Чын мәгънәсендә, укытучыны илебезнең киләчәген төзүче дип атап була.
  Зур хөрмәткә лаек бу эш авыр да, катлаулы да. Укучыларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы остаз булырга лаек.
   Кадерле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбри ... Читать дальше »
Просмотров: 1449 | Добавил: Dinka | Дата: 05.10.2010 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 5 6 7 8 9 »